Быел язлар язга охшамаган…

Быел язлар язга охшамаган…
Мин карсуын көткән чагында,
Кояш җиргә ятып, ак кар ашый.
Кыш сулышы язлар ялында!..

Кая соң бу челтер гөрләвекләр?!.
Ятим төсле бу яз болай да.
Тып-тып тамган тамчы тавышында
«Тик син генә!» дигән моң кайда?!.

Үз-үземне таный алмый йөрим.
Йөрәк туктар төсле тибүдән:
Көтмәгәндә икебезнең бер үк
Яссылыкта тәңгәл килүдән…

Быел язлар язга охшамаган.
Моңы җитми быел. Җан телгән…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт